news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 17 яшьлек велосипедчы, машина астында калып, авыр тән җәрәхәтләре алган

Юл һәлакәте кичә Ротор урамындагы 27нче йорт каршында булган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 17 яшьлек велосипедчы, машина астында калып, авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә «Лада» автомобилен идарә итүче 25 яшьлек кыз Ротор урамындагы 27нче йорт каршында 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, велосипедчы йорт яны территориясеннән юлга искәрмәстән килеп чыккан.

Нәтиҗәдә, яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100