Аферистлар Татарстанның өлкән кешеләрен 165 мең сумга алдаган

Җинаятьчеләр кулыннан 67 һәм 79 яшьлек пенсионерлар зыян күргән.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Аферистлар Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрдән, ялганлап, 165 мең сумнан артык акчасын алган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, узган җомгада Түбән Кама полициясенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, аңа билгесез кешеләр шалтыраткан. Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырган һәм аңа пенсиясез калмас өчен штраф түләргә кирәклеген ышандырган.

«Пенсионер аферистларга 84 мең сум акча күчергән. Тиздән ул каракларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары каракларның Мәскәүдән эш итүен ачыклый», – дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгында.

Нурлат районында 67 яшьлек хатын мошенникларга интернеттагы товарны сатып алырга омтылып, үз карта реквизитларын тапшыра. Нәтиҗәдә, аферистлар хатын-кыз счетыннан 85 мең сум акча күчергән.

Әлеге фактлар нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.