news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында ут капкан йортта ир-ат һәлак булган

Янгында 64 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

Әгерҗе районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында ут капкан йортта ир-ат һәлак булган

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген төнлә республиканың Әгерҗе районында, Тирсә авылында Мәктәп урамында шәхси йорт янды, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турында хәбәр төнге сәгать дүрттә 101нче янгын  сагы чакыру номеры буенча алынган.  24 квадрат метр мәйданлы йорт бөтенләй янып беткән.

 Янгын тиз арада сүндерелгән. Утта 31 яшьлек ир-ат һәлак булган, шулай ук 64 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Башлангыч фаразлар буенча, сүндерелмәгән тәмәке янгын сәбәбе булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot