Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы зиратындагы вандаллыктан соң җинаять эше кузгатылды
Вандаллык аркасында 93 кабер ташы зыян күргән.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы хәлдән соң "Үлгәннәрнең гәүдәсен һәм алар җирләнгән урынны мәсхәрә итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зираттагы хәл турында хәбәр 30 апрельдә җирле кешеләрдән килеп ирешә. "Татар-информ"га авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Быелгы вандаллык килгән зыяны буенча иң зуры. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз