news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Чаллыда яшәүче автомобилендә өч меңнән артык антисептик флаконы тапкан

Моннан тыш, автомобиль салонында да лосьонлы берничә төргәк табылган.

Полицейскийлар Чаллыда яшәүче автомобилендә өч меңнән артык антисептик флаконы тапкан
видеодан скриншот

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада полицейскийлар Чаллыда яшәүче бер ир-ат автомобилендә өч меңнән артык антисептик флаконы тапкан. Ир-атның аларга тиешле документлары булмаган. 

Агентлыкка билгеле булганча, ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Түбән Камада автомобильне сәүдә үзәкләренең берсе янында туктаткан. Машина салонында 67 тартма табылган, аларның һәркайсында 100әр миллиграммлы иллешәр антисептик флаконы булган. Автомобильдә барлыгы 3350 флакон табылган.

Моннан тыш, машинада лосьон флаконнары булган тагын өч төргәк ачыкланган. Чаллыда яшәүче машина йөртүчесенең антисептикларга бернинди документлары да булмаган.

Әлеге факт буенча барлык материаллар да Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100