news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 252 кешене штрафка тартканнар

2 апрельдән әлеге режимны бозучыларны 15-40 мең сум күләмендә штраф көтә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). 1 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Россиягә чит илләрдән кайткан татарстанлыларны һәм авырулар белән контактка керүчеләрне штрафка тартканнар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 3 мартында чыккан 234нче карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 2020 елның 1 апрелендә идарә белгечләре 252 гражданинны РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка (гражданнар өчен штрафның күләме — 100-500 сум) тартты», — дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2 апрельдән әлеге режимны бозучыларны тагын җитдирәк штрафлар (15-40 мең) көтә.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, кальян тарту урыннарының эшчәнлеген туктату турында судка 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча шундый биналарның эшчәнлеген 60-90 тәүлеккә туктату турында карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100