news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарладылар

Белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар.

Казанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарладылар
Оперштаб по борьбе с коронавирусом

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда полицейскийлар Казан шәһәрендә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктатты. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә эшкә урнашу буенча белешмәләр әзерләү һәм аларны сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган. Белешмә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәрендә йөрү хокукын бирә.

Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга сатуын ачыклаган.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе,Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр алынган. Акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Ике факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100