Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә яшь ана ике яшьлек баласын тәрәзәдән ташлаган
“Үтерүгә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 2 апрельдә 27 яшьлек Лениногорск кешесе тәрәзәдән ике яшьлек баласын ташлаган, дип хәбәр итә Бөгелмә газетасы.
Тикшерү фаразлары буенча, бүген таң белән яшь әни кеше баласы белән кунакка килгән. Исерек килеш ул дүртенче кат тәрәзәсеннән ике яшьлек баласын урамга ташлаган. Һәлакәт урынына килгән медицина хезмәткәрләре балага ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә салганнар.
Хәзерге вакытта әлеге хатын-кыз тоткарланган һәм аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. Бөгелмә тикшерү бүлегендә “Үтерүгә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз