news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, аның янында тагын өч машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр бар.

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, аның янында тагын өч машина бәрелешкән
шаһитлар

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Татарстанның Теләче районында М7 федераль юлының 890нчы чакрымында берничә машина бәрелешкән. «УАЗ» йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль янында «ГАЗель» туктаган, аңа Mitsubishi йөк машинасы бәрелгән, аннан соң алар икесе дә тагын бер йөк машинасына килеп бәрелгән. Фотода күренгәнчә, бәрелешү аркасында «ГАЗель»нең ярты кузовы өзелеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше — «УАЗның йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән. Аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100