news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оборона министрлыгы: Украинада махсус операциядә Россиядән 498 хәрби һәлак булды

Ведомство белешмәсе буенча, Украина ягыннан 2870 дән артык кеше үлгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Россиянең 498 хәрби хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта РФ Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, 1597 кеше яраланган.

Министрлык хәбәр иткәнчә, «махсус операциядә срочниклар да, курсантлар да катнашмый».

Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Украина ягыннан 2870 дән артык кеше үлүе, чама белән 3700 кеше яралануы һәм 572 кеше әсирлеккә төшүе турында билгеле.

Искәртеп үтәбез, 24 февраль көнне РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре әлеге гамәлгә каршы чыкты һәм Россиягә каршы санкцияләр игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot