news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туниста коронавирусның Британия штаммы табылган

Шул ук вакытта Тунис табиблары әлегә ил территориясендә Көньяк Африка яки Бразилия штаммнары белән зарарлану очракларын теркәмәгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Туниста яңа коронавирусның SARS-CoV-2 штаммы табылган.

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта сишәмбе көнне билгеле булуын әйткәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Туниста яңа коронавирусның Лондон SARS-CoV-2 буларак билгеле булган мутацияләнгән штаммы табылган», диелә ведомство гаризасында.

Шул ук вакытта Тунис табиблары әлегә ил территориясендә Көньяк Африка яки Бразилия штаммнары белән зарарлану очракларын теркәмәгән, дип төгәлләштерә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, Туниста эпидемия башланганнан бирле ковид вирусы белән зарарлануның 233 меңнән артык очрагы теркәлгән. 198 меңнән артык кеше савыккан, 8022 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100