Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тоткарлаганнан соң, Ростехнадзорның элеккеге башлыгы Борис Петровның хәле киткән
Борис Петров 1 млн 480 мең сум ришвәт алган дип шикләнәләр.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы булып эшләгән Борис Петровны бер миллионнан артык сум ришвәт алуда шикләнеп, 1 мартта тоткарлаганнар. Шуннан соң аның хәле киткән. Бу турыда агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булды.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 1 млн 480 мең сум ришвәтне шәхси фирма директорларының берсе бирә. Ул заводта электр җиһазын файдалануга кертүгә рөхсәт алырга тели. Агентлык мәгълүматы буенча, акчаны арадашчы тапшыра.
Петровны тоткарлагач, Тикшерү комитетына алып киләләр. Биредә ул үзен начар хис итә башлый. Хәзерге вакытта Петров вакытлыча тоту изоляторында. Аның янына табиблар чакырганнар.
«Ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада Петровка карата чикләү чарасы билгеләнәчәк.
Борис Петров Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе вазифасыннан былтыр майда китте. Бу урында ул 2006 елның маеннан бирле эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз