news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 1934 елда һәм 1947 елда туган хатын-кызлар, 1951, 1955 һәм 1958 елда туган ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.

Бүгенгә республикада коронавирустан 252 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot