news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы начарланганда юлга чыкмаска киңәш иттеләр

3 мартта республика территориясендә көне буе буран көтелә, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны чәршәмбе көнне һава торышы начарланганда ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакыра.

Элегрәк «Татар-информ» чәршәмбе, 3 мартта, республика территориясендә көне буе буран көтелүен, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин булуын хәбәр иткән иде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Урамга чыкканда уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә. Актив ял итәргә яратучыларның үзләре белән элемтә һәм навигация чаралары булырга тиеш.

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмас өчен куркынычсыз дистанцияне сакларга, каршы хәрәкәт юлына чыгу кебек куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, мәктәпләр, тукталышлар һ.б. җирдә сак булу сорала.

Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне, бик кирәк булмаганда, торак пунктлардан читтә чыкмаска чакыра.

Җәяүлеләргә юлны зебра буенча гына һәм яшел ут булганда чыгарга кирәк. Анда да барлык автомобильләрнең дә сезгә юл бирүенә башта инану сорала. Киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементларны тагарга киңәш итәләр.

Көчле җилдә өйдә тору яхшы, тәрәзә һәм ишекләр тыгыз ябылырга тиеш. Әгәр сез урамда булсагыз, көчле җил вакытында сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан качыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янына куймагыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100