news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия футбол берлеге хезмәткәренең коронавирус йоктыруы расланды

Россия футбол берлегендә эшләүче 29 яшьлек Давид Беровның Мәскәүдә беренче булып коронавирус белән авыруы бүген рәсми рәвештә расланды.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Италиядән кайткан Россия футбол берлегенең 29 яшьлек хезмәткәре Давид Беровнең Covid-2019 коронавирус йоктыруы расланды. Әлеге мәгълүматны Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты коронавирус белән вазгыятьне контрольдә тоту һәм күзәтү буенча оператив штаб раслады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аны хастаханәгә салу турында хәбәр иткән иде инде.

«2 мартта Италиядән кайткан Россия Федерациясе гражданинының Covid-2019 инфекциясе белән авыруы очрагы расланды. Эпидемиологик тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-атның 21 февральдә Италиядә ял иткәндә авырый башлавы ачыкланган», — дип хәбәр итә РБК.

Департамент мәгълүматы буенча, Беров Мәскәүгә 23 февральдә Миланнан кайткан һәм Мәскәү өлкәсендә шәхси йортта яшәгән. Хастаханәгә ул 27 февральдә ОРВИ симптомнары белән мөрәҗәгать иткән, соңыннан хастаханәгә озатылган һәм йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелгән.

«Роспотребнадзор лабораторияләре базасында лаборатор тикшерү уздырылды, яңа коронавирус булуы ачыкланды. Тикшеренү нәтиҗәләре «Роспотребнадзорның «Дәүләт вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге» ФБУН базасында эшли торган коронавирус йогышлы авыруларны күзәтү буенча референс-үзәктә расланды, — диделәр оператив штабта.

Авыруның хәле канәгатьләнерлек, авыру җиңелчә уза, дип хәбәр ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100