news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында үсмер эткә рәхимсезлек кылган өчен хөкем ителде

Суд аны җанварларга карата рәхимсезлек кылуда гаепле дип тапкан һәм 10 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган.

Әлки районында үсмер эткә рәхимсезлек кылган өчен хөкем ителде
архив/Владимир Васильев

(Әлки, 2 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында 17 яшьлек малай кечкенә балалар каршында этне җәберләп үтергән. Әлки район суды җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен балигъ булмаган үсмерне хөкем иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авылларының берсендә 17 яшьлек үсмер этне сарайга алып кереп рәхимсез төстә җәберли башлый. Бичара хайван авыртулардан тилмереп җан бирә. Бигрәк тә аянычы — малай бу кансызлыгын 6-11 яшьләрдәге кечкенә балалар каршында эшли.

Суд аны җанварларга карата рәхимсезлек кылуда гаепле дип тапкан һәм 10 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган. Бу хакта судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

«Хайваннарны җәберләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Җинаять кодексының 245 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, җанварларга карата рәхимсезлек кылган өчен 300 мең сумга кадәр штрафка тарту, ике елга кадәр төзәтү эшләренә, биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү яисә 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин», — диде Лилия Шәфикова.

news_right_1
news_right_2
news_bot