Гүзәл Удачина: Әнисе ике улына пычак белән чәнчегән гаилә имин саналган

Кичә көндез Чистай урамындагы йортларның берсендә хатын-кыз җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән чәнчегән, шуннан соң үз-үзенә кул салырга омтылган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Әнисе игезәк малайларына пычак белән чәнчегән гаилә имин санала һәм бер җирдә дә исәптә тормаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Әлеге гаилә нинди дә булса учетта тормаган, имин булган. Социаль хезмәтләр игътибарына эләкмәде. Бу гаиләгә бернинди сораулар да беркайчан да булмады», — диде балалар омбудсмены.

Удачина өстәп әйткәнчә, вазгыять контрольгә алынган. Хәзерге вакытта табиблар исән калган малай мөмкин кадәр тизрәк савыксын өчен барысын да эшли.

«Гаиләгә һәм балага карата чаралар тикшерү нәтиҗәләренә бәйле булачак, ул безгә нәрсә булганын төгәл ачыкларга ярдәм итәргә тиеш», — диде Удачина.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда Чистай урамындагы йортларның берсендә ана көнчелек аркасында җиде яшьлек игезәк малайларына пычак белән чәнчегән, шуннан соң үз-үзенә кул салырга омтылган.

Хатын берничә тапкыр балаларына пычак белән кадаган. Берсе шунда ук үлгән, икенчесе исән калган.

Бу хәл буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү» һәм «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын өйрәнә.