news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә һәлакәттә гаепле кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде

Авария узган елның ноябрендә Дәрвишләр бистәсендә Тынычлык урамында булган.

Дәрвишләр бистәсендә һәлакәттә гаепле кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде
Гульнара Аухадиева

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Казанның Идел буе районы суды 39 яшьлек Марат Сабировны сак астына алмады. Узган елның ноябрендә Дәрвишләр бистәсендә аның гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек хатын-кыз һәлак булган иде.

Һәлакәт 11 ноябрьдә Дәрвишләр бистәсендә Тынычлык урамы буенча 12нче йорт янында була. «Лада» машина йөртүчесе Марат Сабиров тизлеген арттырган, юл аша чыгып барган хатын-кызны күрми калган һәм бәрдергән. Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.

Һәлак булучы 42 яшьлек Вероника Муницына була, аның 9 һәм 19 яшьлек балалары, шулай ук өлкән яшьтәге әнисе калган.

Бу хәлдән соң Марат Сабиров үзе полиция хезмәткәрләрен һәм «ашыгыч ярдәм»не чакырта, әмма аларга хатын-кызның үлемен расларга гына кала.

Бүген судта һәлак булган хатын-кызның әнисе Диләрә Капитонова соңгы тапкыр кызы белән юл-транспорт һәлакәтенә кадәр берничә сәгать кала күрешүе турында сөйләде. Шуннан соң Вероника аңа шалтыратмаган һәм өйгә кунарга кайтмаган. Кызының үлеме турында хатын икенче көнне иртән полициягә шалтыраткач белгән.

Диләрә Капитонова судтан һәлакәттә гаепле кешене сак астына алмауны сорады. Ир-ат шул вакыттан бирле даими рәвештә аларга ярдәм итүен аңлаткан. Хатын-кыз аңа ачу сакламавын әйткән.

Кызыбызны җирләгәннән соң бер-ике көн дә узмагандыр, Марат Сабиров безнең өйгә килде, гафу үтенде, гаиләбезгә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Матди яктан безне тәэмин итәчәген әйтте. Ул безгә берничә тапкыр акча китерде, миңа даими шалтыратты һәм минем сәламәтлегем белән кызыксынды. Шулай килеп чыкты инде, берни эшләп булмый. Ул начар кеше түгел», — дип сөйләде хатын.

Һәлак булган хатынның әнисе Сабиров рәшәткә артына эләккәч, аңа һәм оныкларына ярдәм итә алмаячагын белдерә. «Шулай килеп чыкты — ул минем кызымның гомерен өзде, хәзер аның балалары турында кайгыртырга тиеш», — диде хатын күз яшьләре аша.

Суд Марат Сабировны дүрт ел сынау срогы белән шартлы рәвештә биш ел ярымга ирегеннән, тагын ике ел ярымга аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100