news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә җиңел машина һәм пикап белән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Авария кичә кич Зур Фроловодан ерак түгел булган.

Бөгелмәдә җиңел машина һәм пикап белән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Бөгелмә районында җиңел машина һәм пикап белән булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күрде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына вакыйга урыныннан шаһитлар сөйләде.

Шаһитлар әйтүенчә, авария кичә кич Зур Фролово торак пунктыннан ерак түгел булган. Монда «Лада» җиңел машинасы һәм «Мицубиси» пикабы кара-каршы бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә дүрт кеше — ике хатын-кыз һәм ике ир-ат зыян күргән. Авария сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100