news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус корбаны булган

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 278 кеше үлгән.

Татарстанда өч хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус корбаны булган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлде <...>», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ковидтан 1946, 1972 һәм 1981 елларда туган өч хатын- кыз, шулай ук 1955 һәм 1976 елларда туган ике ир-ат вафат булган.

 Министрлыкта үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 278 татарстанлы яңа инфекциядән үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100