news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә психофизиолог Гесиод Әминев вафат булган

Профессор белән хушлашу мәрасиме 3 февральдә 9.30 сәгатьтә «Ярдәм» мәчетендә узачак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә 82нче яшендә танылган психофизиолог Гесиод Әминев вафат булган. Ул – тумышы белән Татарстаннан.

Профессор белән хушлашу мәрасиме 3 февральдә 9.30 сәгатьтә «Ярдәм» мәчетендә узачак. Адресы, Мәскәү шәһәре, Отрадное метросы, Хачатурян урамы, 8к1.

Гесиод Абдулла улы Әминев 1939 елның 19 февралендә Татарстанның Әгерҗе районы Девәтернә авылында туган. 1962 елда С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, шуннан соң Буа шәһәре район хастаханәсенә табиб-невропатолог итеп билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot