news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус йөртүче һәм кондуктор аңын югалткан балага ярдәм иткән

Автобус салонында кечкенә малайның хәле начарлана, ул иртән ашамаган булган.

Казанда автобус йөртүче һәм кондуктор аңын югалткан балага ярдәм иткән
ТР АТП ассоциациясе

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда автобус йөртүче һәм кондуктор аңын югалткан балага ярдәм иткән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләвенчә, бүген иртән Казан автобусларының берсендә «Мостоотряд № 3» тукталышында бер малайның хәле начарлана.

«Бала агарды һәм аңын югалтты. 62нче автобуста, бакчага соңга калабыз дип, ул әтисе белән бергә бара иде. Соңрак ачыкланганча, бала иртән ашамаган булган», - дип сөйләде Сергей Темляков.

Автобуста баланың хәле начарлануын белгәч, Гришин Руслан һәм кондуктор Микаева Ирина ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар килгәнче, шофер янгын сагы хезмәткәрләреннән ярдәм сораган. Алар малай өчен кислород битлеге алып киләләр, шуннан соң ул аңына килә.

Кондуктор баланы баллы чәй белән сыйлаган. Шуннан малайны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар. Хәзер баланың сәламәтлеге әйбәт. Автобус йөртүчегә һәм кондукторга рәхмәт белдереләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100