news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районындагы авылда ялгыз яшәүче ир-ат янгында һәлак булган

Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән.

Арча районындагы авылда ялгыз яшәүче ир-ат янгында һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Арча районы Төбәк-Чокырча авылының Нагорная урамында агач йортта янгын нәтиҗәсендә ялгызы яшәгән ир-атның гомере өзелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, янгын турында бүген 8.04 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә йорт тулысынча яна торга була. Янгынны 8.40 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

Иртәнге тугызлар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта бер ир-атның мәетен (фаразланганча, әлеге йортның хуҗасын) табып алганнар. Күршеләре әйтүенчә, ул ялгызы яшәгән.

Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100