news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы прокуратурасы пенсионер өстенә төшкән боз кисәге буенча эшне судка җибәргән

51нче торак-эксплуатация идарәсе баш инженерына саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаеп белдерелгән.

(Чаллы, 2 февраль , «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы зыян күргән пенсионер турында җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Бу хакта күзәтчелек органында хәбәр иттеләр.

Автошәһәрнең хокук саклау органнарына 50/12 йортның бишенче катындагы балкон козырегыннан пенсионер хатын-кызга төшкән боз буенча эшне судка җиткерү өчен бер елдан аз гына кимрәк вакыт кирәк булган.

Хатын-кыз күп санлы җәрәхәтләр белән реанимациягә эләккән. Бу хәл өчен 51нче торак-эксплуатация идарәсе баш инженеры җинаять җаваплылыгына тартылган.

Документ нигезендә, баш инженер йорт балконнарының козырекларына техник карау оештырмаган һәм кар катламын вакытында чистартырга кушмаган.

Шикләнелүчегә, һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү нигезендә, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаеп белдерелгән. Эшне җәмәгать судьясы тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100