news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада танылган тарихчы Марат Янборисов вафат булган

Галим озак вакыт авыру белән көрәшкән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Аның хезмәттәшләре сүзләренчә, галим озак вакыт каты авыру белән көрәшкән.

Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы. Галим «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы», Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot