Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән
Бу хәлгә ачыклык кертү өчен хастаханәгә полиция килгән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республика клиник хастаханәсенә башы имгәнгән ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул хастаханәгә хатыны һәм балалары белән килгән.
«Кабул итү бүлегендә ир-ат табиблар белән ачуланыша башлаган. Ул нейрохирургка һәм бүлек мөдиренә суккан. Ир-ат теркәү урынында мониторны ваткан», — дип сөйләделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.
Агентлыкка билгеле булганча, медицина хезмәткәрләре «хәвеф төймәсе»нә баскан һәм хастаханәгә Росгвардия белән полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре бу хәлгә ачыклык кертә.
Ир-атка 40 яшь, ул исерек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз