news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина трассадан читкә төшкән: йөртүче хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте Кама-Тамагы районында булган.

Татарстанда җиңел машина трассадан читкә төшкән: йөртүче хастаханәдә
очевидцы

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина трассадан юл читенә шуып төшкән, машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-Информ» агентлыгына юл-траспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Бүген көндез Кама-Тамагы районының Бәрлегуҗа авылы турысындагы трассада «Лада -14» модельле машина идарәне югалтып, юлдан читкә оча.

Һәлакәт урынына оператив төстә медиклар, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коткаручылар килеп җиткән. Коткаручылар транспорт йөртүчене җимерек машина салоныннан алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot