news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бала кайнар суга пешкән бакча җитәкчесен прокуратура җәзага тартачак

Зыян күргән кызның әти-әнисе төшергән видеоязманы ведомство хезмәткәрләре социаль челтәрләргә мониторинг ясаганда күргән.

Чаллыда бала кайнар суга пешкән бакча җитәкчесен прокуратура җәзага тартачак
скриншот

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бала кайнар су белән пешкән бакча җитәкчесен прокуратура җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Социаль челтәрләрдә Чаллыдагы балалар бакчаларының берсендә җылылык батареясы торбасы шартлап, кыз баланың кайнар су белән пешүе турында мәгълүмат пәйда булды.

Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә закон бозу очраклары ачыкланды.

«Тикшерү материаллары Республика тикшерү органнарына җинаять-хокукый бәя бирү өчен җибәрелгән. Тикшерүдән эшкә салкын карау һәм кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү гамәлләре ачыкланган»,- диде Галиев.

Моннан тыш, Чаллы башкарма комитеты җитәкчелеге адресына җитешсезлекләрне бетерү һәм балалар бакчасының вазифаи затларын җаваплылыкка тарту таләбе белән күрсәтмә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100