news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә

Бу хәл 8нче балалар бакчасында декабрь урталарында ук булган.

Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә
скриншот

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара. Тикшерүнең төп сәбәбе — тәрбияченең баланы этеп җибәргәнен төшергән видео. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларның берсендә кулланучылар Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланган. Аларның сүзләренә караганда, ул балалар белән артык рәхимсез мөгамәләдә. Хәбәргә шулай ук видеоролик та беркетелгән, анда тәрбияче бер сабыйны аркасыннан этеп җибәрә, шуннан соң бала егыла. Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.

«Республиканың Арча районы прокуратурасы бу факт буенча тикшерү үткәрә. Нигезле дип табылса, тиешле прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», — дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

Билгеле булганча, бу хәл Арчадагы 8нче балалар бакчасында 17 декабрьдә булган. Агентлык мәгълүматларына караганда, 28 декабрь көнне балалар бакчасы тәрбиячесе үз теләге белән гариза язып эштән киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100