news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 10 кеше коронавирустан үлгән

Республикада пандемия башланганнан алып, 1265 кеше ковид чиреннән үлгән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 10 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән.

«1933, 1941, 1942, 1943, 1947, 1947 елларда туган алты хатын-кыз һәм 1939, 1947, 1951, 1956 елларда туган дүрт ир-ат үлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Республикада пандемия башланганнан алып, 1265 кеше ковид чиреннән үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 235 кеше ковид йоктырган.



news_right_1
news_right_2
news_bot