news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада галим-тел белгече Флорида Фазылова вафат булган

Аңа 59 яшь иде.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде.

Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкортстан дәүләт университетында филология факультетында бергә укыдык, бер студентлар тулай торагында биш ел буе яшәдек. Кичә генә исәнләштек, елмаештык. Аның ике улы калды. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык телим», — дип язган социаль челтәрләрдәге үз битендә тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100