news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә ир-ат өйдәш хатынга һәм аның ике баласына пневматик мылтыктан ату белән яный

Хатын-кызны һәм балаларын сеңелесе коткарган, ул ишек артындагы тавышларны ишеткәч, полициягә шалтыраткан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Зәйдә яшәүче ир-ат бергә яшәүче хатынга һәм аның ике баласына пневматик мылтыктан ату белән яный. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

29 ноябрьдә Зәйдә исерек ир-ат бергә яшәүче хатынны һәм аның ике баласын фатирдан чыгармаган. Балаларның берсенә 2 яшь, ә икенчесенә 7 ай. Шул ук вакытта ул хатынга үтерү белән яный һәм аңа пневматик мылтык төзи.

Хатын-кызны һәм балаларын сеңелесе коткарган, ул ишек артында кычкыруларын ишеткән һәм полициягә шалтыраткан. Тәртип сакчылары фатирга тәрәзә аша үтеп керә, шуннан соң ир-ат качарга омтыла, әмма аны тоткарлыйлар.

Ир-ат җинаятьне көнчелек аркасында кылган дип фаразлана. Ул үз гаебен танымый. Тиздән судка ир-атны сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык шартлары да ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100