news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел машина астында хатын-кыз мәетен тапканнар

Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесен ачыклыйлар.

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел машина астында хатын-кыз мәетен тапканнар

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел автомобиль астында хатын-кыз мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төнге икенчедә Лаеш районының Орел авылы янында киеп чыккан.

Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, түбәсенә әйләнеп капланган һәм агачлар арасына кысылып калган.

Ярдәмгә ашыккан кешеләр машина астыннан хатын-кыз мәетен табып алган.

Хәзерге вакытта аның әлеге машинаның шоферы яки пассажиры булганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук шәхесен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100