news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә

Тиздән судка кеше үтерүчене сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әбиләрне үтерүдә шикләнелүче ирне тоткарлаулары хакында хәбәр иткән иде. Үтерүче Казанда слесарь булып эшләүче 38 яшьлек кеше булып чыккан, ул элегрәк караклык өчен хөкем ителгән булган.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Баш Тикшерү идарәсе һәм РФ Тикшерү комитеты криминалистларының озак эшләүләре нәтиҗәсендә, ир-ат шәхесе ачыклана һәм аны тоткарлыйлар. Җинаятьченең Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округлары территориясендә  өлкән яшьтәге 26 хатын-кызны үтерүе ачыкланган.

Хәзерге вакытта ир-ат гаебен тану турында күрсәтмәләр бирә. Аңардан биологик материал үрнәкләре алынган, алар буенча генетик экспертиза ясалачак.

Тиздән судка кеше үтерүчене сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100