news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында шофер яна башлаган йөк машинасын үзе сүндергән

Йөк машинасына Менделеевск районында Алабуга-Ижевск трассасында ут капкан.

Татарстан юлында шофер яна башлаган йөк машинасын үзе сүндергән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында шофер яна башлаган йөк машинасын үзе сүндерә алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 10.46 сәгатьтә  ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номерына Алабуга — Ижевск трассасында «КАМАЗ» януы турында хәбәр алынган.

Йөк машинасы йөртүчесе янгын сүндерүчеләр килгәнче утны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алган. Ир-ат янгында зыян күрмәгән.

Янгынның гомуми мәйданы 0.5 квадрат метр тәшкил иткән. Машинага ут кабу сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100