news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пушкин музее президенты Ирина Антонова 98 яшендә вафат булган

Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Мактаулы легион ордены кавалеры, «Италия Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командоры Ирина Антонова Пушкин музеен 1961 елның февраленнән 2013 елның июленә кадәр җитәкләде.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее президенты Ирина Антонова 98 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы музейның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Ирина Александровнаның йөрәге тибүдән туктады», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә, тулырак мәгълүмат соңрак тәкъдим ителәк.

Антонова Пушкин музеен 1961 елның февраленнән 2013 елның июленә кадәр җитәкләде. Ул — РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Мактаулы легион ордены кавалеры, «Италия Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командоры һәм күпсанлы бүләкләр иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100