news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура балалар агуланган мәктәп җыештыручыларын җәзага тартуны таләп итә

Җыештыручылар эремә ясаганда пропорцияне бозган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура мәктәп җыештыручыларын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, элегрәк Питрәч районы прокуратурасы мәктәпләрнең берсендә балаларны антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 28 ноябрьдә мәктәптә антисептик эремә кулланып генераль җыештыру үткәрелүе ачыкланган. Шул ук вакытта җыештыручылар эремә ясаганда пропорцияне бозган, нәтиҗәдә, парталарда һәм мәктәп кабинетларында эзләр калган.

Ике көннән соң дәресләр вакытында бер укучы күзләренең януын, авыртуын тойган. Аңа шунда ук медицина ярдәме күрсәтелгән һәм аның әти-әнисенә хәбәр итәләр. Калган укучыларны мәктәп җитәкчелеге өйләренә җибәрергә булган.

Закон буенча мәктәп администрациясе укучыларга уку өчен имин шартлар тудырырга тиеш, ә мәктәп җитәкчесе дәрес вакытында укучыларның тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итүдә җаваплы.

Шулай итеп, мәктәп администрациясе, мәктәп укучыларының сәламәтлегенә куркыныч тудырып, санитар кагыйдәләрне бозуга юл куйган. Прокуратура мәктәп җитәкчесеннән барлык җитешсезлекләрне бетерүне һәм гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100