Казанда әбиләрне үтереп йөрүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган

Ир-атның 30 яшьтән өлкәнрәк икәнлеге билгеле, хәзерге вакытта ул күрсәтмәләр бирә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казанда әбиләрне үтереп йөрүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган. Аны берничә ел буена эзлиләр. Тикшерүчеләргә якын торган чыганак «Татар-информ» агентлыгына әлеге мәгълүматны раслады.

Ир-атның 30 яшьтән өлкәнрәк икәнлеге билгеле, хәзерге вакытта ул күрсәтмәләр бирә.

Ир-ат 2011 елның 5 мартыннан 2012 елның 5 октябренә кадәр Идел буе, Үзәк һәм Урал федераль округларында өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтергән. Барлык очракларда да ул аларны кул астында булган әйберләр — мисал өчен, халат путасы белән буган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, ул әбиләрнең ишеген шакып, үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган.