news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомобиль тайгак юлдан кюветка төшеп капланган, өч кеше җәрәхәт алган

Иртән Әгерҗе районының Кырынды авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Автомобиль тайгак юлдан кюветка төшеп капланган, өч кеше җәрәхәт алган
шаһитлар

(Казан, 1 декабрь,«Татар-информ»). Автомобиль тайгак юлдан кюветка төшеп киткән, өч кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Иртән Кырынды авылы янында Әгерҗе юнәлешендә хәрәкәт иткән машина юл кырыена төшеп киткән. Машина әйләнеп капланган, нәтиҗәдә, корпусына зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - машина йөртүче карлы юлда идарә итә алмаган.

Машинада булган бар кеше дә: машина йөртүче һәм ике пассажир зыян күргән. Куллары имгәнгән пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot