news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада биш катлы йорттагы янгыннан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткардылар

Янгын Спорт урамындагы йорт фатирларының берсендә булды.

Түбән Камада биш катлы йорттагы янгыннан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада биш катлы йортта чыккан янгыннан дүрт өлкән кешене һәм ике баланы коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Спорт урамындагы биш катлы йортта бер фатир януы турында хәбәр килде.

Ике минуттан соң килгән янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә югары каттан алты кешене чыгарганнар, шуларның икесе - балалар. Тагын 10 кеше йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан.

Ун минут эчендә 12 квадрат метр мәйдандагы янгын тулысынча сүндерелгән. Беркем дә зыян күрмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100