news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар

Янгын Богдан Хмельницкий урамындагы шәхси йортта 39 квадрат метр мәйданны биләп алган.

Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Богдан Хмельницкий урамында шәхси кирпеч йорт януы турында хәбәр килгән.

Янгын бинага янкорма итеп эшләнгән коридорны, келәтне, веранданы һәм мунчаның түшәмен каплап алган.

Янгын сүндерүчеләр 20 минут эчендә 39 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Коткаручылар 20 яшьлек егетне ут эченнән алып чыккан. Егетнең сулыш юллары пешкән, төтен белән агуланган. Аны табибларга тапшырганнар. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100