Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар
Бозда балык тотарга киткән ир туңып бетмәгән ерганакка төшеп киткән.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Чистай районында Кама елгасында боз астыннан балыкчы мәетен алганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 56 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр килгән. Гариза бирүче ирнең балыкка китүе һәм әйләнеп кайтмавы хакында сөйли.
Кама буенда туганнары аның чанасын һәм бияләйләрен табып алган, ә телефоннан җавап ала алмаганнар.
Ярдан бер чакрымда 3нче зона отряды коткаручылары һәлак булган кешенең мәетен судан чыгарган. Ул урында боз тулысынча формалашмаган, әремнәр күренеп торган, ерганаклар булган. Балыкчы шул ерганакларның берсенә төшеп киткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз