news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда внедорожник белән «КАМАЗ» бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан Оренбург трассасында килеп чыккан.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда внедорожник зур тизлектә «КАМАЗ» астында барып кергән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте.

Куркыныч авария республиканың Яңа Чишмә районында Казан-Оренбург трассасында булган.

Һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, «Тойота Лэнд Крузер Прадо» автомашинасын йөртүче зур тизлек белән барганда идарәне үти алмаган һәм «КАМАЗ» астына барып кергән.

Бәрелү бик көчле булган, чит ил машинасы металл өеменә әйләнеп калган.

«Чит ил машинасы йөртүчесе (55-60 яшьлек ир-ат) салонда кысылып калган. Урынга табиблар һәм коткаручылар килде, әмма машина йөртүчене коткарып калып булмаган — ул җәрәхәтләрдән вафат булды», — дип аңлаттылар фаҗига шаһитлары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot