news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ир-ат саунада чыккан янгында төтеннән агуланган

Ут 5 квадрат метр мәйданда түшәмне юкка чыгарган.

Казанда ир-ат саунада чыккан янгында төтеннән агуланган

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ир-ат саунада чыккан янгында төтеннән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 20.51 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына «Ромашка» бакчачылык ширкәтендә сауна түшәменә ут кабуы турында хәбәр килгән.

Янгын нәтиҗәсендә 57 яшьлек ир-ат төтеннән агуланган. Табиблар аңа урында ярдәм күрсәткән.

21.07 сәгатьтә утны сүндергәннәр. Янгын мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot