news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Грузиядә Михаил Саакашвили тоткарланган

«Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — ди Грузия Премьер-министры Ираклий Гарибашвили.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Грузиядә илнең экс-президенты Михаил Саакашвили тоткарланган.

«Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — дип хәбәр иткән илнең Премьер-министры Ираклий Гарибашвили.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Премьер-министр кулга алынуның кайда узуын әйтмәгән, әмма әлеге процедураның «югары дәрәҗәдә үтүен» белдергән.

«Безнең хокук саклау органнарында аның Украинадан Грузиягә кадәр хәрәкәт итүе турында якынча мәгълүмат бар иде», — дип сөйләде Гарибашвили.

Алдарак «Татар-информ» язганча, Саакашвили сигез алдан соң ватанына кайтырга җыенуы турында сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot