Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәлак булган
Ярдәмгә баручы "Ашыгыч ярдәм" машинасы да һәлакәткә юлыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 30 сентябрьдә төнлә “Казан – Оренбург” юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән “Volkswagen Polo” машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, “КАМАЗ” йөк машинасына килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында, җиңел машинадагылар алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Алар Яшел Үзән районыннан яшь гаилә пары булган. Бу хакта “Вести КамАЗа” хәбәр итә.

Һәлакәт шаһитларының берсе Марсель Абдуллин фаҗигане болайрак тасвирлаган: “Берәү дә беркемне дә узарга тырышмады. Бары каршы якка чыкты ул – әллә йоклап киткән, әллә телефон игътибарын алган... “КАМАЗ” бәрелешүдән читкә китәргә тырышып, уңга борды, әмма... Куркыныч күренеш, машинаның түбәсен алып атты. Җиңел машинаның арттагы номерына кәгазь белән капланган иде. Бәлки еш кугандыр ул...”

Сүз уңаеннан, ярдәмгә баручы “Ашыгыч ярдәм” машинасы да һәлакәткә тарыган. Машина тимер юл аркылы чыкканда конструкцияләренә эләгеп, ике тәгәрмәчен тишкән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз