news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хатын-кыз идарә иткән машина юл кырыена төшеп киткән, улы зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте көннең икенче яртысында Хорновар Шигали авылы янында булган.

Татарстанда хатын-кыз идарә иткән машина юл кырыена төшеп киткән, улы зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кыз идарә иткән машина юл кырыена төшеп киткән, аның пассажир улы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте көндезге сәгать икенчедә  Татарстанның Чүпрәле районында Хорновар Шигали авылы янында булган.

Шаһитлар сүзенә караганда, «Лада Гранта» руле артында 50 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз булган, пассажир урынында аның егерме яшьләр тирәсендәге улы булган. Авариядә егетнең аягы сынган.

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100