news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янган

Машина йөртүче зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменнән баш тарткан.

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янган

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

58 яшьлек ир-ат руль артында утырган «КАМАЗ» Буадан Арчага кайта торган булган. Көндезге сәгать икедә Казан-Ульяновск трассасының 50нче чакрымында йөк машинасының двигателе шартлаган, кабина яна башлаган.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны 13 минут эчендә сүндергән, шулай да кабина тулысынча янып беткән. Янгын сәбәбе булып, йөк машинасының системалары, механизмнары һәм узелларының төзек булмавы тора.

Машина йөртүче зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменнән баш тарткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100