news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында елгада баткан ир-ат мәетен тапканнар

Әлеге урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Сарман районында, Күктау авылы янында Игәнә елгасында бер ир-ат баткан. Шул хакта 112 бердәм номерына төнге өчтә хәбәр иткәннәр.

Иртән 7нче янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме 40 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр ераклыкта табып алган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

Шунысын да искәртик: төнлә мондый урыннарда коену – судагы фаҗигаләрнең еш очрый торган сәбәбе.

news_right_1
news_right_2
news_bot