Казан янында Осиново бистәсендәге күлдә югалган кешене эзлиләр

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды водолазлары килгән.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге унынчы яртыда 112 бердәм номерына Осиново бистәсендәге күл буенда кемнеңдер әйберләре ятуы, ә хуҗасы күренмәве хакында хәбәр иткәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, күлдә югалган кешене эзләү өчен, урынга 2нче зона янгын-коткару отряды водолазлары килгән.